Киеренке каршылык нәтиҗәләре буенча уен 1:0 исәбе белән тәмамланды. «Менделеевск» футбол командасы «Бөгелмә» футбол командасын җиңде.
Җиңү тубын Георгий Сорокин кертте.
Матч башланыр алдыннан район башлыгы Радмир Беляев уенчыларга уңышлар теләде.
Шулай ук ул командага соңгы җиңүләре өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга Менделеевск муниципаль районы футбол федерациясенең попечительләр советы әгъзасыннан кубок һәм акчалата премия тапшырды.