Җиңүләр химиясе.

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

"Аммоний" АҖ командасы химиклар көненә багышланган турнирда җиңүче булды 👍

Ярышларның финалында җиңү өчен Казаннан «Барсы СХП"  һәм безнең команда көрәште, җанатарлар җиңүнең безнең якта булачагына ышандылар һәм команда аны аклады!

1 урын -"Аммоний" АҖ 
2 урын - «Барсы СХП» (Казан) 
3 урын - «Ремдизель»(Чаллы)

«Амммоний» командасы волейболчысы Илнар Ибнеев иң кыйммәтле уенчысы дип танылды.

Иң яхшы һөҗүмче булып «Ремдизель» командасы уенчысы Марсель Бахонкин танылды.

Иң яхшы яклаучы булып «Барсы СХП» командасыннан Константин Борисов танылды.

Иң яхшы бәйләүче уенчы Аммоний Иван садовников.

#Химияпобед турниры ел саен безнең комплекс инициативасы буенча химиклар көне алдыннан уза. Мәйданчыкта республика предприятиеләренең иң яхшы командалары очраша. Турнирның географиясе елдан-ел киңәя, ә уенчылар дәрәҗәсе иң яхшы республика ярышларыннан калышмый.

Без егетләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International