5 июньдә «Иске Гришкино гомуми белем бирү мәктәбе»нең мәктәпкәчә төркеменә 10 нчы «Рябинушка»балалар бакчасыннан кунаклар килде.
Алар балаларга "Нахимичим балалар химия лабораториясе" проектын тәкъдим иттеләр. Проект "Беренчеләр хәрәкәте"ннән грант ярдәме алды.
Чараның төп максаты - балаларның игътибарын фән дөньясына җәлеп итү. Профессор Рябинкин белән бергә яшь тикшеренүчеләр беренче тәҗрибәләрен үткәрделәр. Аларның кайберләре хәтта үскәч, галим-тикшерүчеләр булачакларын белдерделәр.
Тәҗрибәләр көне кызыклы, белемле булды һәм балаларга уңай эмоцияләр диңгезе бүләк итте.