Татарстан Репсубликасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2024 елның 21 июне, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2024 елның  21 июне 18.00 сәгатьтән  22 июне 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

21 июнь кичен, 22 июнь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәйгәндә яшен, көчле яңгыр, локаль боз көтелә. 

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганны  көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә бозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуганда:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинагыздан якынча 30 метр ераклыкта боз явуның туктаганын көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм бозны туктаганын көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз яшен белән бергә бара;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур боз кисәкләре һәм көчле җил агач ботакларын сындырырга, ә бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International