Районыбызның төп байлыгы һәм кыйммәте - ул, әлбәттә, кешеләр

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Район башлыгы югары нәтиҗәләр күрсәткән менделеевлыларга бүләкләр тапшырды.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем "Юность" кинотеатрының халыкка кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Радик Ахунҗановка, "Менделеевск районының үзәкләштерелгән клуб системасы" директоры Людмила Красноперовага бирелде
 

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Менделеевск үзәк район хастаханәсенең бүлек мөдире, табиб – анестезиолог-реаниматологы Сергей Чупинга «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Менделеевск районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеше өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Динар Әһлиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм ныгыту, милли гореф-гадәтләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының   күкрәк билгесе белән Бөрешле гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тимошенко, 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Муллагалиева бүләкләнделәр:
 

Физик культураны үстерүдәге һәм үсеп килүче буын арасында спортны популярлаштырудагы казанышлары өчен Менделеевск районында «Район алдындагы казанышлары өчен» медале белән футбол һәм җиңел атлетика буенча спорт мәктәбе директоры Рашат Фаизов бүләкләнде.

Гаилә институтын ныгытуга һәм үстерүгә юнәлтелгән актив иҗтимагый эшчәнлеге, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар проблемаларына игътибарлары өчен Менделеевск районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Менделеевск районы тәрбиягә алучы һәм алмаштыручы гаиләләр клубы рәисе Гөлнара Таһирова бүләкләнде

Шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы, шәһәр чараларын оештыруда инициатива һәм иҗади якын килүе өчен "Менделеевск әниләре" җәмгыяте җитәкчесе Вәсилә Тимерханова Менделеевск районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Менделеевск районында волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив эшчәнлеге өчен «Волонтерлык хәрәкәтенең актив катнашучысы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Людмила Җиһангирова
Александра Клюкина
Людмила Колпакова
Мальвина Чехова
Алла Шишова

Үз эшегезгә тугрылык һәм районыбызга хезмәт итүегез өчен рәхмәт сезгә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International