Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 4 көн калды.
8 сентябрьдә тавыш бирү 7:00 дән 20:00 гә кадәр барачак.
Әгәр кем дә булса тавыш бирү көнендә теркәлү урыны буенча түгел, ә ТР территориясендә булса, ул 2024 елның 4 сентябренә кадәр булган урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны теләсә кайсы участок яки территориаль сайлау комиссиясендә, күпфункцияле үзәктә яки бердәм дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирә ала.
Сайлаучылар шулай ук өйдә тавыш бирү хокукыннан файдалана алалар. Алар бинадан читтә түбәндәге нигезләр буенча тавыш бирүдә катнаша алалар:
- сәламәтлеге, инвалидлыгы буенча,
- мохтаҗ затларны карау зарурлыгы сәбәпле,
- тавыш бирү бинасына килергә мөмкинлек бирми торган башка нигезле сәбәпләр.
Гражданнарның өйдә тавыш бирүе 8 сентябрьдә уздырыла.
Өйдә тавыш бирү өчен үзеңнең участок сайлау комиссиясенә (теркәлү урыны буенча) телефон аша, шәхсән яки өченче затлар аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге мөрәҗәгать 8 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Хөрмәтле Менделеевлылар!
8 сентябрьдә Сезне сайлау участокларына чакырабыз. Бу бик мөһим сәяси вакыйга, һәм сезнең тавышыгыз республикабызның киләчәген формалаштыруга зур өлеш кертәчәк.
Читтә калмагыз! Үзегезнең гражданлык позициягезне белдерү өчен сайлауларга килегез!