Менделеевскида "Мин.Син.Татарстан" яшьләр белән экспресс-очрашулар марафоны узды.
Проектны үткәрү кысаларында Яшьләр үзәге мәйданчыгында эшләүче һәм укучы яшьләр берләште, алар:
Шәһәребезне һәм районыбызны төзекләндерү һәм үзгәртеп кору буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
Республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт ярдәменең гамәлгә ашырыла торган чаралары белән таныштылар.
Интерактив сынаулар уздылар һәм визуаль мәсьәләләрне хәл иттеләр.
Үзләренең яңа идеяләрен тәкъдир иттеләр.
Менделеевск яшьләре үз фикерләрен әйтеп кенә калмыйча, районыбызның уңай үзгәрешләрендә актив катнашырга да әзер!
Чара йомгаклары буенча барлык катнашучылар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды!