Менделеевскида ягу сезонына соңгы әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.
Зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды.
Аерым алганда, Чоловский урамындагы 3 нче номерлы Үзәк котельныйның түбәсен, шулай ук шул ук урамдагы су агызу системасын ремонтлаганнар.
Моннан тыш, Октябрь урамындагы ТК-18 җылылык камерасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр барышында магистраль җылылык челтәрләре участогы алыштырылды.
Шулай ук ике ТВГ8М. казаннары юылды һәм ремонтланды. Котельный эчендә җылылык алмаштыргыч алыштырылды.
13 нче числода җылыту системасында судан кислород алу өчен билгеләнгән вакуумлы деаэратор куелды, аның күләме 25 куб.
1000 кВт куәтле ике көч трансформаторын алыштырдык. Иртәгә аларның берсе җибәреләчәк. Электр җиһазларының эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә экспертиза үткәрү өчен Яр Чаллыдан электролаборатория киләчәк.
Ягу сезонына әзерлек кысаларында идарәче компания белән берлектә күпфатирлы йортларда су тутыру башланды. график буенча эшләрне 14 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларда җылылык тәүлеклек уртача температура 8 градус булганда 5 тәүлектән дә ким булмаганда бирелә.