Әлфия Когогина Луганск Халык Республикасы һәм чик буе төбәкләре халкына адреслы ярдәм күрсәтүен дәвам итә

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Луганск Халык Республикасы һәм чик буе төбәкләре халкына адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәм. 20 тонна шешәләргә салынган эчәргә яраклы су һәм лимонад халык фронты ярдәме белән Украина хәрби көчләре тарафыннан ракета һөҗүменә дучар булган Луганск районы халкына китердем. Волонтерлар йортларны әйләнеп чыга, ремонт ясарга булыша, су һәм башка кирәкле әйберләр өләшә. Йөкнең бер өлеше бүген бик кискен ноктага - Курск өлкәсенә китте. Курсклылар, без сезнең белән!"- дип шәрехләде депутат.

Әлфия Когогина даими нигездә гуманитар ярдәм оештыра һәм яңа төбәкләргә илтә. Бу автомобильләр, кирәк-яраклар, җиһазлар, запас частьләр, төзелеш материаллары, дарулар, эчә торган су, азык-төлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International