Яшь менделеевлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 6 сентябре, җомга

"Игътибар, балалар!" оператив профилактик чаралар кысаларында "Мирас" татар гимназиясендә башлангыч сыйныфлар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

 Максат-балаларның юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау.

 "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Мәликә Халикулова юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту, юл билгеләре, велосипедта һәм самокатта йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, юл аша чыкканда кәрәзле телефоннар һәм колакчыннар кулланмаска кирәклеген ассызыклады. Гимназия юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның тәүлекнең караңгы вакытында мөһимлеген билгеләп үттеләр.

 Әңгәмә ахырында беренче сыйныф укучыларына белешмәләр, яшь җәяүлеләр көндәлекләре һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International