Санитар-экологик айлык кысаларында Турай авылында өмәләр үткәрелде.
Җирле башкарма комитет, авыл мәдәният йорты һәм Татар Әхтиялы хезмәткәрләре, шулай ук авыл китапханәсе хезмәткәрләре авылны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Алар тукталыш павильоннарын тәртипкә китерделәр, юл буендагы чүп-чарны җыештырдылар, зират территориясен чистарттылар һәм ташландык участокларда үләнне чаптылар.