Менделеевск районында махсус хәрби операция Героена мемориал ачылды

2024 елның 6 сентябре, җомга

Яңа Кокшан авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Сафин Артур Рамил улына мемориал ачу тантанасы булды.

Артур Украина территориясендә 29656 хәрби часте мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар отделениесе командиры вазифасында хезмәт иткән. ҮЛГӘННӘН СОҢ БАТЫРЛЫК ОРДЕНЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНГӘН

Мемориалны ачуда РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены кавалеры Эдуард Шәрәфиев; район башлыгы Радмир Беляев, Менделеевск муниципаль районы Советы депутаты Ролан Шәмсетдинов, Монашево авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов, "Ватанны саклаучылар" Татарстан Республикасы буенча Дәүләт Фонды филиалының социаль координаторы Миләүшә Макарова, геройның әнисе Людмила Сафина, туганнары һәм якыннары катнашты

Һәлак булучыны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International