Когогина махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга гуманитар йөкнең чираттагы партиясен китерде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

"Үзебезнең егетләребез белән очраштым һәм шефлыкка алынган хәрби частьләргә чираттагы гуманитар йөк: радиоэлектрон көрәш системалары, тәгәрмәчләр, металл һәм дроннардан саклану өчен челтәрләр тапшырдым. Шулай ук трактор һәм 2 җиңел авто, маскировка челтәрләре, туганнарыннан һәм якыннарыннан хатлар һәм посылкалар. Боларның барысы да ПАО КАМАЗ предприятиесе һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан турыдан – туры полк командирлары үтенече, егетләрнең үзләре һәм хәрби частьларның ихтыяҗлары буенча җыелган һәм әзерләнгән», - дип шәрехләде Когогина.
Әлфия Когогина даими нигездә Татарстан предприятиеләре белән берлектә гуманитар ярдәм оештыра һәм чиктәш сызыкка яңа төбәкләргә илтә. Бу автомобильләр, запас частьләр, кирәк-яраклар, җиһазлар, дарулар, эчә торган су, азык-төлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International