2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 меңнән артык татарстанлыны шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Мондый ярдәмгә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» тамгалары белән бүләкләнгән гражданнар, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, шулай ук Семипалатинск полигонында атом-төш сынауларына дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләре.

"Медицина күрсәткечләре булганда  путевка шифаханә-курорт дәвалану өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калган ташламалы категорияле гражданнарга бирелә. Бу очракта гражданинга путевка белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар бирелә. Моннан тыш, І группаның инвалид гражданнарын һәм инвалид балаларны озатып йөрүчеләр дә дәвалану урынына һәм кире кайту өчен түләүсез юл белән тәэмин ителә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Путевка алу өчен медицина оешмасыннан 070/ув белешмәсе сорап мөрәҗәгать итәргә һәм дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки якындагы күпфункцияле үзәккә путевка һәм йөрү өчен гариза бирергә кирәк.

Сорауларыгыз булса, Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Telegram Одноклассникида таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International