Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгынга каршы хезмәте Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 15 янгын сүндерү-коткару отрядының 86 янгын сүндерү-коткару часте башлыгы вазыйфасына Остроумов Дмитрий Анатольевич билгеләнде.
Дмитрий Анатольевич 1978 елның 11 октябрендә ТР Кама Тамагы районының Теньки авылында туа.
1998 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Екатеринбург янгын-техник училищесын тәмамлаган.
2015 елда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын хезмәте академиясен «янгын куркынычсызлыгы, техносфера куркынычсызлыгы»белгечлеге буенча тәмамлаган. Эчке хезмәт майоры исеменә ия.
Әйдәгез, Дмитрий Анатольевичка яңа вазифасында уңышлар телик.