Объектта эшләр 90 % ка башкарылган. Барлык эретеп ябыштыру һәм монтаж эшләре төгәлләнгән, электромонтаж эшләре төгәлләнгән диярлек, капкалар, янгынга каршы һәм пластик ишекләр куелган. Салкын су белән тәэмин итү һәм җылыту челтәрләре буенча җылылык һәм санитария приборларын урнаштырасы калды. Уку кабинетларында чистарту эшләре башкарылды, анда линолеум җәясе һәм түшәмнәр куясы калды.
Шулай ук «Бондюжский»сәнәгать паркына керү юлын төзү эшләренең барышын карадылар. Анда 250 метр асфальт җәелгән һәм парковка зонасы ясалган. Эшләр 90% ка башкарылган.