14 сентябрьдән Менделеевскида традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала!

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Ярминкә иртәнге 8.00 сәгатьтән "Юность"мәдәният йорты янындагы мәйданда эшләячәк.

Ярминкәдә җирле фермерлардан, шулай ук күрше районнардан сөт, ит продукциясе, яшелчә, йомырка һәм башка продукция тәкъдим ителәчәк.

Барлык продукция безнең районның ветеринария лабораториясендә катгый тикшерү уза, ә сату процессы район ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор тарафыннан контрольдә тотыла.

Ярминкәләр атна саен 28 декабрьгә кадәр узачак.

Барыгызны да сатып алырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International