Иске Гришкино, Енабердино, Монай һәм Монашево мәдәният йортлары белгечләре педагогларның һөнәри-иҗат компетенциясен үстерүгә багышланган семинарда катнаштылар.
Семинар программасында удмурт фольклор биюенең хореографик культурасы, актерлык һәм ораторлык сәнгате нигезләре буенча мастер-класслар, шулай ук вокаль күнегүләр кулланып халык җырлау күнекмәләрен формалаштыру буенча дәресләр узды.