Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән 2024 елның 19 сентябре 21.00 сәгатьтән 20 сентябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
20 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектәге җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның янгын куркынычы фаразы
2024 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә:
- 4 класс яисә урманнарда югары янгын куркынычы түбәндәге районнарда: Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт, Лениногорск, Тукай районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәр округлары.
- 3 класс-ТРның калган территориясендә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч тудыра.
5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.
6. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
- спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;
- беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык төямәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.