Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәкнең 678 педагогик хезмәткәренә картлык буенча иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләде.
Педагогларның пенсиягә хокуклары исемлекләре РФ Хөкүмәте Карары белән расланган тиешле вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стаж һәм пенсия коэффициентлары җитәрлек булганда барлыкка килә (2024 елда — 28,2, 2025 елдан-30). Педагогик эшчәнлеккә бәйле ташламалы стажга шулай ук еллык отпуск, хастаханә кәгазьләре һәм квалификация күтәрү курслары керә.
Педагогик хезмәткәрләргә иминият пенсиясе яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә, шул ук вакытта пенсияне билгеләү вакыты таләп ителә торган тиешле елларны (25 ел) алу датасына бәйле. Педагогларга шулай ук Россиядә пенсия яшен этаплап арттыру турындагы закон да кагыла. 2024 елда пенсиягә 2021 елда таләп ителгән стажны алган педагоглар чыга. Мәсәлән, әгәр 25 ел педагогик стаж 05.01.2021 елда эшләнсә, иминият пенсиясе бу датадан соң 3 ел узгач, ягъни 06.01.2024 елда билгеләнә. Әгәр ташламалы стаж 2022 елда эшләнсә, пенсия 4 ел узгач билгеләнәчәк. Ә 2023 елдан башлап һәм алга таба – иминият пенсиясе стаж эшләп бетергәннән соң 5 ел узгач вакытыннан алда билгеләнәчәк.
"Ташламалы пенсия билгеләнгән вакытка педагогик хезмәткәрнең тулы документлар комплекты булмаган һәм аның аерым шәхси счетында барлык пенсия хокуклары да исәпкә алынмаган очракларны булдырмау өчен ул алдан ук Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә алдан эш башкару өчен мөрәҗәгать итә ала», — дип искәртте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт социаль фонд бүлегенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәгендә консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтакте, Одноклассник һәм Telegram да таныша аласыз.