Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 858 баланың ата-анасы ана капиталы акчасыннан ай саен түләү ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.
Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан икеләтә кимрәк булган гаиләләргә айлык түләү билгеләнә. Татарстанда бу-бер кешегә аена 26 270 сум, эш белән тәэмин итүгә яки ата-аналарның мөлкәтенә өстәмә таләпләр кертелми. Айлык түләү күләме гариза биргән вакытта яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республика халкы өчен бу-12 741 сум.
"Быелдан башлап, түләү сорап мөрәҗәгать итәргә һәм бала туган айдан бирле акча алырга мөмкин булган чор арттырылды. Әгәр айлык түләү алу турында гариза бала туган айдан алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Калган очракларда ул мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә", - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык түләүне алуга ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны Россия Социаль фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша, дәүләт хезмәтләре сайтында һәм шәхсән Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яки КФҮ аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Документларны тапшырырга кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында барлык кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Ярдәм чарасы 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне алуга кабат гариза ул билгеләнгән чорның соңгы аенда бирелергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү узган айга башкарыла һәм Татарстан Республикасында Бердәм датада — һәр айның 5 нче числосында түләнә. Әгәр бу число ял яки бәйрәм көненә туры килсә, санау 5 число алдыннан соңгы эш көнендә башкарыла.
Ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультацияне Россия Социаль фондыныңның контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.