Ирина Вахонина: грипптан һәм COVID-19дан иң яхшы саклау — вакцина ясату

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге баш белгече Ирина Вахонина төбәктәге эпидемиологик вәзгыять турында фикер алышты.

"2023-2024 елгы эпидемия сезонында районда халыкның 16% ы авырган. Грипп ОРВИ төркеменә керә һәм һава-тамчы юлы белән йога торган кискен вирус булып тора. Авыру кискен башлану, бизгәк (температура 38°С һәм аннан югарырак), гомуми интоксикация һәм сулыш юлларының зарарлануы белән характерлана. Грипп еш кына борын-тамак органнарның, бронхларның һәм үпкәләрнең икенчел бактериаль инфекцияләре, шулай ук кан тамырларының хроник авырулары кискенләшүе белән бергә бара"-дип шәрехләде Ирина Вахонина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International