«Ижминводы» шифаханәсендә директор Сәлим Хәбибуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар- Ренат һәм Дмитрий белән очрашты.
Алар сугыш хәрәкәтләре, неонацизмга каршы көрәштә махсус операциянең әһәмияте турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Ренат-шифаханәдә эшләүче Лилия Фирдәвис кызының улы. Дмитрий хәзерге вакытта шифаханәдә дәвалана һәм хезмәткәрләргә яхшы мөнәсәбәтләре, медицина хезмәтләренең төрлелеге һәм сыйфаты, шулай ук игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Сәлим Хәбибуллин илне саклаучы һәм алгы сызыкта Ватан иминлеген яклаучы барлык каһарманнарга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук җиңүгә ышануын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен ассызыклады.