Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 9-13 октябрендә
Якын көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының кискен һәм сизелерлек үзгәрүе көтелә.
9 октябрьдә республикада һава торышы Россиянең үзәк районнарыннан күчкән циклон тәэсирендә формалашачак. Анда атмосфера фронтлары үткәндә яңгырлар көтелә. Төнлә температура +6 +11°, була, көндез +8..+13°, көньяк районнарда +16°га кадәр.
10 октябрьдә, циклон көньяк-көнчыгышка таба киткәч, безнең районнар башта аның тәэсирендә булачак, аннары, көн дәвамында, төньяк антициклон йогынтысына дучар булачак. Яңгыр, нигездә, ТРның көньяк һәм көнчыгыш районнарында ява. Температура сизелерлек түбәнәя һәм төнлә 0 +5° була, көндез +3..+8°. Көчле төньяк-көнчыгыш җиленең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәчәк.
11-13 октябрьдә Татарстан бик салкын төньяк антициклоны йогынтысына дучар булачак. Басымның интенсив үсүе һәм аязучанлык шартларында явым-төшем фаразланмый, ә көндезге максималь температура 11 һәм 12 октябрьдә +2 +8°, булачак, 13 октябрь - +5..+10°. 11 октябрь төнендә температура +2 -3°ка кадәр төшәчәк, 12-13 октябрьдә -2 -8° ка кадәр. Бу чорда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска түбәнрәк булачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч тудыра.
5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.
6. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.