Россия Почтасы Татарстан Республикасына салым хәбәрнамәләре язылган хатларны илтеп җиткерүен дәвам итә.
Мөлкәткә салымны, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын мондый хатны алганнан соң почта бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Акча салым хезмәте счетына реаль вакыт режимында керәчәк.
Салым хәбәрнамәләрен почтальоннар заказлы хатлар белән китерәләр. Әгәр адресат өйдә булмаса, хезмәткәр аңа почта тартмасында якындагы почта бүлегендә заказлы хат алу турында хәбәрнамә калдырачак. Тапшырылмаган хатлар анда 30 календарь көн дәвамында саклана.
Почтада салым түләү өчен квитанцияне операторга тапшырырга кирәк. Әгәр квитанция үзе белән булмаса, хезмәткәр ИНН номеры буенча салым суммасын белергә ярдәм итәчәк. Салымнарны өйдә дә почтальон янындагы мобиль почта-касса терминалы ярдәмендә дә түләргә мөмкин.