2024 ел башыннан Татарстанда 3 070 инвалид граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 мең берәмлектән артык техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-протопедик әйберләр алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 274,5 миллион сумнан артык акча җибәргән.
Электрон сертификат-ул гражданнарга тернәкләндерү программасы тәкъдим иткән тернәкләндерүнең кирәкле техник чараларын яки протез-протопедик эшләнмәләрне тиз арада сатып алырга мөмкинлек бирә торган инструмент.
"Еш кына татарстанлылар электрон сертификат ярдәмендә ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, абсорбцияләүче эчке кием, подгузниклар, таяклар, протез-ортопедик әйберләр һәм кресло-коляскалар сатып ала. Бүген сертификат буенча заказ буенча эшләнгән шәхси эшләнмәләрне дә кертеп, 270 төрле тернәкләндерү чаралары сатып алырга мөмкин. Россиянең Социаль фонды махсуслаштырылган эшләнмәләрне сайлап алу һәм сатып алу өчен техник тернәкләндерү чараларының электрон каталогын эшләде. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга мөмкин, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр булырга мөмкин", - дип билгеләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сертификат алуга инвалидлар, җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар хокуклы. Сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәктә яки Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.15 тән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 тән 16.15 кә кадәр).
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.