Зур Росреестр командасы барлык 45 җирле үзидарә органнарының 270 хезмәткәрен «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» (НСПД) бердәм цифрлы платформасында эшләргә өйрәтте.
2024 елның августында «Бердәм цифрлы платформа «Федераль дәүләт мәгълүмат системасы белешмәләрен һәм сервисларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә куллану мөмкинлеген күздә тоткан 317-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Росреестр җитәкчесе урынбасары, ведомствоның цифрлы трансформациясе җитәкчесе Елена Мартынова билгеләп үткәнчә, әлеге үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскартырга, документлар комплектын әзерләгәндә хаталар санын киметергә һәм хезмәт күрсәтүләр буенча тискәре нәтиҗәләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Елена Мартынова: «Без хезмәтләр күрсәткәндә «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» бердәм цифрлы платформасы функционалын куллану буенча төбәк укыту программасын ачабыз. Беренче субъект Татарстан Республикасы булды. Мәсәлән, бердәм электрон картографик нигез күрсәткечләре һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестры чикләрен тулыландыру соңгы елларда 3 тапкырга арткан. Киңлек мәгълүматлары белән тәэмин ителеш динамикасы, аларның сыйфаты һәм Киңлек мәгълүматларының милли системасына тапшырылуы 80-100% ка җитә. Бу мәгълүмати хезмәттәшлектә катнашучыларның: Татарстан Хөкүмәте, республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары командаларының, төбәк системалары һәм зур Росреестр операторларының казанышы. Мәгълүматларны векторлаштыру күләмен 4 тапкырга арттыру төбәктәге сервисларның нәтиҗәле эшенең нигезе булып тора, бу исә Киңлек мәгълүматларының милли системасының мөмкин булган бөтен потенциалын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк».
Киңлек мәгълүматларының милли системасына Татарстан Республикасының төбәк мәгълүмат системаларыннан: Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасыннан (КМГИС), «Татарстан Республикасының Экологик картасы» геомәгълүмат системасыннан (ЭКОКАРТА), «Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү» мәгълүмат системасыннан, «ГЛОНАСС+112»бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан даими һәм үз вакытында мәгълүмат тапшырыла.
Киңлек мәгълүматларының милли системасы сәнәгать эксплуатациясенә 2023 елда кертелгән һәм инде Россия Федерациясенең 53 субъектында актив рәвештә кертелә. Киңлек мәгълүматларының милли системасы сервислары җир кишәрлекләрен бирү, шәхси торак төзелеше башлану яки тәмамлану турында хәбәрнамәләрне карау процессларында федераль, төбәк һәм муниципаль системалардан киңлек мәгълүматларын уникаль җыюны куллануны тәэмин итә. Сервисларның функционалы юридик әһәмияткә ия бердәм электрон картография нигезендә график материал әзерләргә мөмкинлек бирә, шулай ук җирле үзидарә органнарының гаризаларны карау буенча адымнарын сизелерлек оптимальләштерә.
Платформадан файдаланып, җир кишәрлекләре һәм территорияләр турында җыелма мәгълүмат алырга, махсуслаштырылган картография катламнары белешмәләрен исәпкә алып, җирләрдән һәм күчемсез милек объектларыннан файдалану мөмкинлеген анализларга мөмкин. Вәкаләтле органнар тарафыннан сервислардан файдалану ведомствоара соратуларны оптимальләштерергә, җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү, капиталь төзелеш объектларын планлаштырып урнаштыру буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең проект тәкъдимнәрен карау өчен Киңлек мәгълүматларының милли системасы картасын кулланырга мөмкинлек бирә.