Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре аша пенсия түләүләрен озайта ала

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Гамәлдәге Кагыйдәләр нигезендә, чит илдәге Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елына бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш.

Шәхесне раслау Россия консуллыклары яисә илчелекләре аша, шулай ук исән булу факты турындагы документны Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә җибәрү юлы белән башкарыла.

Хәзер пенсия алуны дәвам итү өчен чит илдә яшәүче пенсионерлар Россия илчелегенә барырга яки Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел. Шәхесне биометрия буенча дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гаризага кул куеп расларга мөмкин. Ике гамәлне дә өйдән чыкмыйча гына смартфон ярдәмендә башкарып була. Бердәнбер шарт-дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны ничек теркәү һәм көчәйтелгән квалификациясез имза алу турында тәфсилле инструкцияләр Порталда бастырылган.

«Фонд бүлеге билгеләгән пенсияләр, Россия Федерациясе территориясендә генә яшәүче гражданнарга түләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, яшәү иленә бәйсез рәвештә түләнә», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга. 08.15 дән 16.15 кә кадәр).

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International