Дәүләт Думасы беренче укылышта торак (торак субсидиясе) белән тәэмин ителүгә чираттан тыш хокукы булган хәрби хезмәткәрләр, инвалид баласы булган хәрби хезмәткәрләр исемлеген тулыландыра торган закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү — Дәүләт Думасы эшендә өстенлек. Бүген без хәрбиләрнең милек гарантияләрен киңәйтә торган закон проектын кабул иттек. Хәзерге вакытта торак сатып алу яки төзү өчен субсидияләрне чиратсыз алу хокукы Россия Герое исеменә лаек булган, гомуми хезмәт озынлыгы 10 елдан артык булган хәрбиләрнең, күпбалалы әтиләрнең бар. Инвалид бала тәрбияләүче хәрби хезмәткәрләргә мондый хокук кагылмый. Безнең тарафтан кабул ителгән инициатива бу гаделсезлекне бетерүгә юнәлдерелгән».
ФЗ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керәчәк һәм ул үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагылачак.