Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрендә балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акчаларны күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән.

2 ноябрьдә ата-аналарга киләчәкләр:

- тумыштан алып 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

- 3 яшькә кадәрге беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган балаларга түләү;

- эшләмәүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие.

5 ноябрьдә —

- 3 яшькә кадәрге бала өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү.

8 ноябрь — 

- 1,5 яшькә кадәр эшләүче ата-аналарга бала карау буенча пособие

 

Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында башкарыла. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр күчүен көтәргә кирәк.

 

Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә башкарылачак. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.

 

Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе - пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтакте Telegram Одноклассники таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International