Әлфия Когогина: Дәүләт Думасында миграция сәясәтен камилләштерү буенча эзлекле эш алып барыла

2024 елның 8 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы бертавыштан соңгы укылышта РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кабул итте, аның нигезендә законсыз миграция оештыру нәтиҗәсендә алынган акчалар, милек һәм кыйммәтләр конфискацияләнәчәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Дәүләт Думасында миграция сәясәтен камилләштерү буенча эзлекле эш алып барыла - ел башыннан бу өлкәдә 12 нче инициативаны кабул итәбез. Закон проекты нигезендә, законсыз миграция оештыру нәтиҗәсендә алынган акчалар, милек, кыйммәтләр конфискацияләнергә тиеш булачак".

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу өлкәдә җинаятьләр саны арта: 2023 елда аларның саны 79,6% ка арткан, 2024 елның җиде аенда — узган елның шул ук чорына карата 2,8 тапкырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International