Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны бурычлар буенча башкарма җыемны түләүдән азат итәргә тәкъдим ителә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Элегрәк без махсус хәрби операциядә катнашучыларны бурычларын түләтү һәм судта карау буенча закон дәрәҗәсендә мораторий билгеләгән идек инде. Әлеге инициатива белән без мораторийны башкарма җыемга да таратабыз. Инициатива нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучы кеше өчен билгеләнгән срокларда башкарма документлар таләпләрен үтәүнең объектив мөмкин булмавын тану ята, һәм аны бурыч түләүләрен вакытында түләмәүдә гаепле дип тану гаделсезлек булып санала».
«Башкару производствосы турында» Федераль законның 112 статьясына үзгәрешләрне гаилә әгъзаларыннан һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләреннән килгән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне эшкәртү һәм карау нәтиҗәсендә ачыкланган законнардагы бушлыкны тутыру өчен кертергә тәкъдим ителә.