Менделеевск районында капиталь ремонттан соң төбәк әһәмиятендәге «Песәй - Кырынды» юлын ачу тантанасы булды, бу «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Аны ачуда район башлыгы Радмир Беляев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы — полиция капитаны Валерий Седунов, подряд оешмасы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, район халкы катнашты.
Яхшы юллар районның тормыш сыйфаты күрсәткечләренең берсе булып тора. Яңартылган юл, тормыш дәрәҗәсен күтәреп һәм хәрәкәт итү өчен уңайлы шартлар тудырып, транспорт үтемлелеген яхшырта. Бу районның тагын да үсүенә мөһим адым! - диде Р.Беляев.
Ремонтланган участокның озынлыгы 350 млн сумга 6 чакрым тәшкил иткән.
Ремонт барышында асфальт-бетон өслек ремонтланган, яңа юл өслекләре, тротуарлар корылган, унбер суүткәргеч торба, 700 метр барьер койма, 234 юл билгесе, 11 тоташу урыны, транспорт узелы, 2100 кв.м билгеләр ясалган.
Ремонт эшләре «Алексеевскдорстрой» ААҖ тарафыннан башкарылган, алар да әлеге юлны карап тоталар.
Юлны рәсми ачканнан соң, Радмир Беляев муниципалитетның барлык халкы исеменнән үз эшләрен намуслы һәм сыйфатлы башкарган подряд оешмасына рәхмәт белдерде.
Аннары Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.Намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм “Песәй-Кырынды”автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясаганда башкарылган эшләрнең югары сыйфаты өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән «Алексеевскдорстрой»АҖ участогы башлыгы Җаббаров Динар бүләкләнде. Менделеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән «Алексеевскдорстрой» АҖ КАМАЗ машинасы йөртүчесе Азат Минәбетдинов һәм «Алексеевскдорстрой»АҖ ГАЗЕЛЬ машинасы йөртүчесе Ришарт Әхмәтсафин бүләкләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Bмин сыйфатлы юллар" милли проекты Россия инфраструктурасын модернизацияләүдә мөһим адым булды. Аны гамәлгә ашыру куркынычсыз һәм уңайлы юл челтәре булдыруга юнәлдерелгән, бу үз чиратында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.