Кредит-финанс өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр иминлеге дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү өчен Россия Банкы сораштыруы

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тикшерүендә тора.

Әйтик, 2023 елда Россия Федерациясендә җинаятьчеләр гражданнардан 15,8 млрд сум урлый алган. Агымдагы елның беренче алты аенда бу күрсәткеч 9 млрд сум тәшкил иткән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югалтулар күләме 10,6% ка арткан.

Затларның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс агарту һәм гражданнарның кибергамоталылыгын арттыру тора.

Шул максаттан 2024 елның 1 ноябреннән 24 ноябренә кадәр Россия Банкы түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин булган сораштыру үткәрә: http://www.cbr.ru/information_security/anketa/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International