Казанда эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман»XII республика телевизион иҗат фестивале зур гала – концерт белән тәмамланды.
Фестиваль ел саен Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина чара барышында иҗади эшләүче яшьләргә актив ярдәм иткән өчен «Казаноргсинтез» ГАҖ җитәкчелегенә «Зирәклек һәм остазлык» номинациясендә кубок тапшырды.
"Кадерле якташлар, сез бүген безгә чын бәйрәм бүләк иттегез! Бүген сәхнәдә осталар, инженерлар, слесарьлар, лаборантлар, яраткан Татарстанның төрле предприятиеләре һәм икътисад тармаклары хезмәткәрләре балкып торды! Гала-концертта катнашучылар арасында үз округымның талантлы егетләрен – «КАМАЗ», «Аммония», «Ремдизель», Иж-Бубый урта мәктәбе яшьләрен очрату нинди күңелле булды! Сез иң якты һәм креативлар! Иҗатта уңышлар һәм һөнәри үсеш! Без һәрвакыт янәшә! Иҗади эшләрегезне дәвам итегез!"- дип шәрехләде Әлфия Когогина.
«Наше время-Безнең заман – 2024» фестиваленең гран – при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ командасы булды. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогын, диплом һәм 500 000 сумлык бүләк сертификаты алдылар.