Төзелеш сезоны ахырына якынлаша. Район башлыгы команда белән бергәләп кайбер объектларны йөреп чыктылар.
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә («Юность» кинотеатры) эшләр ничек барганын карадылар, төп эшләр тәмамланды инде, кинозалда эшләр калды. Анда якын арада стеналарны буяу, түшәмне монтажлау, келәм җәю, колонка һәм экран урнаштыру эшләре тәмамланачак.
«Юниор» балалар лагеренда Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгының лагерьларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында капиталь ремонтның беренче этабы дәвам итә.
1 этап кысаларында декабрьдә лагерьның төп бинасына капиталь ремонт эшләре тәмамланачак. Эшләр тәмамлангач, биредә ашханә һәм азык-төлек блогы, радиорубка, күпфункцияле класс һәм иҗади остаханә булачак.
Хәзерге вакытта подрядчылар демонтаж, түбә, тәрәзә кую эшләрен төгәлләделәр, бизәү эшләре бара
Шулай ук RASSTAL инвесторы гамәлгә ашыра торган «Белая Лилия» глэмпинг үзәге инвестицион проектының төзелеш мәйданчыгында да булдылар. Ул Кама ярында, Юниор лагереннан ерак түгел урнашкан.
Бүгенге көндә әлеге проектның беренче этабы гамәлгә ашырыла, беренче уңайлы һәм заманча глэмпинг йорты урнаштырылган. Алар барлыгы 10 булачак. Кече суднолар керү өчен причал куелган, өстәмә йортлар урнаштыру һәм территорияне төзекләндерү буенча төзелеш эшләре алып барыла, балалар мәйданчыгы урнаштырылган.