Дәүләт Думасы соңгы укылышта Россия балаларын уллыкка алуны яки аларны җенес алыштыру рөхсәт ителгән дәүләт гражданнарына опекага бирүне тыя торган закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Хәзерге вакытта Европада гаилә һәм балалар институтына карата зарарлы карарлар кабул ителә, аерым алганда бу җенесне алыштыруга яшь цензын киметү. Мондый вәзгыятьтә балаларыбызны яклау һәм Россиядән балаларны җенес алыштыру рөхсәт ителгән илләрдә яшәүче гаиләләр тарафыннан уллыкка алу мөмкинлеген булдырмау мөһим».
1993 елдан 102 меңнән артык Россия баласы уллыкка алу өчен читкә чыгарылган. Элек елына 9 меңгә кадәр бала алып киткәннәр, 2022 елда, 57 бала, 2023 елда-6 бала.