Менделеевскиның "Мирас" гимназиясендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре"нә багышлау тантанасы узды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Менделеевскидагы "Мирас" гимназиясендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре"нә  багышладылар.

«Бөркет" булу лидер, иҗатчы һәм дус булу, шулай ук кыенлыклардан курыкмау дигәнне аңлата.

 

«Россия бөркете» проекты башлангыч мәктәптә балаларның социаль активлыгын үстерергә ярдәм итә. 

 

Бәйрәмдә балалар бөркетләр турында кызыклы риваять белделәр, анда «хыялың һәм тугры дусларың булса, барлык киртәләрне дә җиңеп була»диелә. Балалар Ватанны яратырга, яхшы укырга, игелекле эшләр башкарырга, сүзендә торырга, дуслыкның кадерен белергә һәм намус белән эш итәргә вәгъдә биреп, ант бирделәр.

 

Чара азагында беренче сыйныф укучыларына ТР беренчеләре хәрәкәте символы булган «Барсиклар» тапшырылды. Бу аларның яңа мөмкинлекләр дөньясына керү символы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International