С.Гассар исемендәге мәдәният йортында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үтте

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бүген С.Гассар исемендәге мәдәният йортында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларның тәүлекнең караңгы вакытында һәм һава торышы начар булганда әһәмияте турында әңгәмә үтте.

Менделеевск районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге " дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде: юлны кичкәнче ике якка да карарга кирәк, һәрвакыт юлны җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга, светофор сигналларын күзәтергә, ә караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән кием кияргә, әлбәттә, юлны кичкәндә телефонга игътибар итмәскә.

Әңгәмә тәмамлангач, балалар барысы да яктылыкны кире кайтаручы беләзек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International