12 ноябрь көнне Монашево авыл мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылуга багышланган «Дуслар даирәсендә» дигән концерт программасы үтте.
Иҗади номерлар тамашачыларның алкышлары астында бер-бер артлы алышынды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Возжайка» удмурт халык фольклор ансамбле, «Возжайка-спутник»балалар коллективы чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары Енабердино мәдәният йорты артистлары булды. Бию номерлары коллектив һәм солистларның җырлары һәм сүхнәләштерелгән чыгышлары белән чиратлашып барды.
Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйханә Фәрхетдинова артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт белдерде.
Бу бәйрәм концерты программада катнашучыларның иҗади идеяләрен һәм хыялларын тормышка ашыру өчен этәргеч булды. Музыка – тормышның бер өлеше бит! Монашево мәдәният йорты үзенең тугры дуслары белән уртаклашырга һәрвакыт шат булган күңелле вакыйгалар алда әле!