Фестиваль "Батыр" спорт мәктәбендә "ГТО яшькә комачаулык итми!" исеме астында узды.
Спорт бәйрәмендә сәламәт яшәү рәвешен яратучы 35 спортчы катнашты.
Фестивальнең шарты комплексның түбәндәге сынауларын үтәү иде:
- туры басып тору хәленнән түбән таба иелү;
- гимнастика эскәмиясенә таянып, кулларны бөгү һәм турайту
- идәндә яткан хәлдә гәүдәне 1 минут эчендә күтәрү;
- пневматик винтовкадан ату;
- 16 кг гер ыргыту
Барлык нәтиҗәләр системага кертелә, шуннан соң Мәскәүгә җибәрелә.
Фестиваль йомгаклары буенча ГТО билгеләре бирелә.
Чара «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.