Менделеевскида Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкилләре белән очрашу үткәрелде

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Чарага Менделеевск районыннан махсус хәрби  операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре чакырылган иде.

Очрашуда район башлыгы Радмир Беляев, ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби  операция катнашучысы Эдуард Шәрәфиев катнашты.

Җыелучылар алдында комитет рәисе Ангелина Галимова чыгыш ясады,аның ире дә махсус хәрби операция зонасында.

Ул комитет эшчәнлеге белән таныштырды, слайдларда үткәрелә торган чаралар турында күрсәтте.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Менделеевлылар сугышчыларыбыз язмышына битараф түгел: ятьмәләр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, госпиталь ихтыяҗлары өчен әйберләр тегәләр, гуманитар йөк җыюда булышалар.

Ирләренә, улларына психологик ярдәм турында район клиника хастаханәсе психологы Әминә Давыдова сөйләде.

Аннары җыелучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Ахырда Ангелина Галимова «Без бергә» инициатив төркеме кураторы Радмир Беляевка, Марина Глебовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Комитет Белехова Юлия Александровна инициативасы белән төзелде. 2022 елның ноябрендә махсус хәрби  операция хәрбиләренең әниләре һәм хатыннары Президент Путин белән очрашуда Белехова Президенттан әлеге инициативаны хуплавын сорады, һәм ул шулай эшләде дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International