Дәүләт Думасы 2025 елга һәм 2025-2027 елларга планлаштырылган чорга федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте.Икенче укылышка 1065 төзәтмә килде, 888е – кабул итүгә, 118е-кире кагуга тәкъдим ителде, калганнары авторлар тарафыннан кире алынды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Бюджет проекты өстендә эшләүдә төп өстенлекләр дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәү, РФ Президенты юлламаларын һәм йөкләмәләрен гамәлгә ашыру, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, төбәкләргә ярдәм итү, икътисадны үстерү, илебезнең технологик суверенитетын һәм иминлеген тәэмин итү. Икенче укылышка төзәтмәләр якындагы өч елда әлеге максатларны тормышка ашыруга өстәмә рәвештә 8 130 млрд сум җибәрергә мөмкинлек бирәчәк"»
"Санкцияләрнең безнең илгә каршы моңарчы күрелмәгән санына карамастан – 22 меңнән артык, бюджетта дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәү өчен акча салынган. Төзәтмәләр пенсияләрне, социаль пособиеләрне индексацияләү, балалы гаиләләргә, ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү кебек юнәлешләрне финанслауны арттырды", - дип билгеләде Когогина.
Шулай итеп,махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына «Ватанны саклаучылар» фонды аша ярдәмгә чыгымнар (бу максатларга акчаларның гомуми күләме 13,7 млрд сум тәшкил итәчәк) 2025 елда 740 млн сумга арттырылган. Инвалидларны тернәкләндерүгә өстәмә рәвештә 925,2 млн сум юнәлдереләчәк.
Ана капиталы түләүгә 2025 елда 537,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. Беренче балага ана капиталы күләме 676 398 сум, икенче балага өстәмә рәвештә 217 436 сум тәшкил итәчәк. Программадан 1,7 млн гаилә файдалана алачак. Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие түләүгә 2025 елда 1,4 трлн сум бүлеп биреләчәк, бу якынча 10 млн балага кагылачак.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә бюджет ассигнованиеләре икенче укылышка ярты триллион сумнан артыгракка арттырылды.
Төбәкләрнең киләчәк үсеше өчен өстәмә рәвештә 20 млрд сум төбәк автомобиль юлларына (акчаларның гомуми күләме – 342,6 млрд сум), 7,4 млрд сум – авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә (акчаларның гомуми күләме 115,9 млрд сум тәшкил итәчәк), 914,3 млн сум – төбәкләргә бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бирүгә (акчаларның гомуми күләме 1,1 трлн сум тәшкил итәчәк) бүлеп биреләчәк. Төбәкләргә ярдәм итү өчен гомуми күләме 3,4 трлн сум булган 253 бюджетара трансфертлар җибәрү каралган.