Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән 2024 елның 26 ноябре 11.00 сәгатьтән 27 ноябре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 26 ноябрендә көндез, 27 ноябрендә төнлә һәм көндез томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.