Әлфия Когогина: без күп балалы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген гарантияләргә тәкъдим итәбез

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Без федераль дәрәҗәдә, барлык төбәкләрдә, күп балалы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген билгеләргә һәм гарантияләргә тәкъдим итәбез. Гаделлек өчен шуны билгеләп үтәргә кирәк, инде хәзер үк Россиянең 50 төбәгендә күп балалы гаиләләрнең мондый хокукы бар, әмма без төрлечә укылуның мисалларын беләбез, өч балалы түгел, ә дүрт балалы гаилә күп балалы дип санала. Әлеге инициатива кабул ителгәч, күпбалалы гаиләләр торакка хокукларны яклау, гадәттән тыш хәлләр вакытында мөлкәти хокукларны торгызу, җир кишәрлегенә милек хокукын саклап калу, законсыз эштән азат ителүдән яклау һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак».

Закон проекты нигезендә, түләүсез юридик ярдәмне өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган яки укуын дәвам итүче 23 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр алачак. Түләүсез юридик хезмәтләр исемлеген ана һәм ата булуны билгеләүдә һәм дәгъвалауда юрист ярдәме белән киңәйтергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International