Әлфия Когогина: балалар ял итү лагерьларында бердәм тәрбия программасы кирәк

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Дәүләт Думасы балалар ял итү лагерьларында тәрбия эшен камилләштерү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Дәүләт дәрәҗәсендә үсеп килүче буынны гармонияле үстерү һәм балалар ял итү лагерьларында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту өчен бердәм тәрбия эше программасы кирәк. Бердәм программа һәм календарь планы нигезендә илнең барлык балалар лагерьларында вожатыйлар һәм тәрбиячеләр үз эшләрен төзи алачак"»

Календарь планына фильмнар күрсәтү, балаларны сәнгать һәм матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру, шулай ук ватанпәрвәрлек, хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт, мәдәни мираска, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән уеннар һәм башка чаралар кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International