Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән гражданнарга хезмәт хакы буенча бурычларын түләүдә булышлык күрсәтте.
«Дәүләт Думасы хезмәт законнарын камилләштерү буенча эзлекле эш алып бара, ләкин, кызганычка каршы, эш бирүчеләр хезмәт хакын тоткарлауга, хезмәт һәм ял режимына, хезмәткәрләргә каралган хокукларны һәм гарантияләрне бирмәүгә кагылышлы төрле хокук бозуларга юл куя», – дип билгеләде парламентарий.
"Татарстанда яшәүче Ирина М.кызына эш бирүчедән тиешле түләүләрне алырга ярдәм итүен сорады. Кыз предприятиеләрнең берсенә вахта ысулы белән урнаша, әмма сәламәтлеге торышы буенча эшен дәвам итә алмый. Ул вакытта предприятие эшләп бетерелгән чор өчен исәп-хисап ясаудан баш тарткан. Сүз уңаеннан, бу ел башыннан бирле мондый төрдәге алтынчы мөрәҗәгать. Оештырылган сөйләшүләр процессы, күзәтчелек органнары ярдәме һәм эш бирүченең каршы инициативасы нәтиҗәсендә мәсьәлә хәл ителде һәм түләүләр тулы күләмдә башкарылды. Шунысы мөһим, Дәүләт Думасы депутатлары федераль законнарны кабул итеп кенә калмый, ә гражданнар мөрәҗәгате буенча аларның үтәлешен тикшерүдә тота», – дип шәрехләде Когогина.