Менделеевскидан юл хәрәкәтенең яшь инспекторы " Полосатая зебра" телевизион викторинасында призер булды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Хәрәкәтнең яшь инспекторы,  3 нче химия-технология лицее укучысы Захарова Дарина,  Казанның «Форсаж» картинг-үзәгендә узган «Полосатая зебра»телевизион тапшыруының финалында искиткеч осталыгын күрсәтте. 

 Дарина мактаулы 3 урынны яулады.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк хәрәкәтнең яшь инспекторлары Түбән Камадагы профиль сменасы кысаларында  ТВ-уеннарның сайлап алу турларын уңышлы узды һәм ярымфиналга чыгуга иреште. 

"Полосатая зебра» - балалар һәм яшүсмерләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм имин тормыш кагыйдәләренә багышланган республика мавыктыргыч балалар телевизион викторинасы. 

Җиңүчеләрне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе полиция полковнигы Рөстәм Гарипов һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ пропаганда идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Галич котладылар һәм бүләкләделәр 

27 декабрьдә 21:00 сәгатьтә «Россия 24»телеканалында чыгачак сюжетны карамыйча калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International