Дәүләт Думасы беренче укылышта йорт хайваннарын тотуга һәм йөртүгә карата таләпләрне үтәмәгән йорт хайваннары хуҗаларын җавапка тарту мөмкинлеген күздә тотарга тәкъдим ителгән закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Йорт хайваннары – безнең дуслар һәм безгә шатлык бүләк итәләр, балаларны кече туганнарыбыз турында кайгыртырга өйрәтәләр. Әмма хуҗа үзенең хайваны өчен җаваплылык тотарга, тәрбияләргә һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янамаска тиеш. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалар, әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы турында кайгыртмыйча, зур этләрне, башка хайваннарны йөртә. Нәтиҗәдә, олыларга һәм балаларга һөҗүм итү очраклары еш була. Шуңа күрә бу өлкәдә законнарны камилләштерү буенча эшне дәвам итәбез"»
Административ хокук бозулар турындагы Кодекска, мәсәлән, потенциаль куркыныч эт токымнарын тезгеннән һәм борынчыктан башка йөрткән өчен, гражданнарга 1 500 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 5 000 сумга кадәр административ штраф салуны күздә тоткан статья өстәргә тәкъдим ителә. Кабат бозган өчен— гражданнар өчен 3 000 сумга кадәр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 10 000 сумга кадәр.