Әлфия Когогина: без студент гаиләләргә ярдәм итү буенча карарлар эшләүне дәвам итәчәкбез

2024 елның 20 декабре, җомга

Дәүләт Думасы беренче укылышта «яшьләр сәясәте турында» Федераль законга төзәтмәләр кабул итте, алар белән законнарда «студент гаиләсе»төшенчәсен беркетергә тәкъдим ителә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Россия югары уку йортларында 22 меңгә якын студент гаиләсе белем ала, шуларның биш меңнән артыгы балалар тәрбияли.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль  проект координаторы Әлфия Когогина: «Тәкъдим ителгән инициатива яңа категория статусын ныгытуга юнәлдерелгән, Бу меңләгән кешегә кагылачак. Сүз еш кына дәүләт ярдәме кирәк булган студент гаиләләре турында бара. Закон проекты студент гаиләләре белән күп очрашулардан соң төбәк тәҗрибәсе нигезендә әзерләнгән. Киләчәктә дә без гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү буенча карарлар эшләүне дәвам итәчәкбез"»

Закон проектында «студент гаиләсе» дигән төшенчәне беркетү күздә тотыла, ул Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән никахта торучы, урта һөнәри белемнең белем бирү программалары, югары  белем бирү программалары буенча көндезге, көндезге – читтән торып белем алучы, шул исәптән никахта бала (балалар) тәрбияләүче затлар. Алар исәбенә бердәнбер ата-ана булган студентлар да керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International